< السورة السابقة | فهرس السور | السورة التالية >



حدد حجم خط الآيات
()


بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ إِذَا زُلْزِلَتِ ٱلْأَرْضُ زِلْزَالَهَا ۝١

Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә.

وَأَخْرَجَتِ ٱلْأَرْضُ أَثْقَالَهَا ۝٢

Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса.

وَقَالَ ٱلْإِنسَٰنُ مَا لَهَا ۝۳

Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип.

يَوْمَئِذٍۢ تُحَدِّثُ أَخْبَارَهَا ۝٤

Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер.

بِأَنَّ رَبَّكَ أَوْحَىٰ لَهَا ۝٥

Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер.

يَوْمَئِذٍۢ يَصْدُرُ ٱلنَّاسُ أَشْتَاتًۭا لِّيُرَوْا۟ أَعْمَٰلَهُمْ ۝٦

Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен.

فَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرًۭا يَرَهُۥ ۝۷

Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер.

وَمَن يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍۢ شَرًّۭا يَرَهُۥ ۝۸

Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер.